Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Лицей укучысы дәрәҗәле бәйгедә җиңде

Бу хакта лицей җитәкчелеге хәбәр итте.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучылары төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүләре белән укытучыларын һәм әти-әниләрен даими сөендереп торалар.

10нчы сыйныф укучысы Наилә Вәлиева Габдулла Тукай исемендәге  VI Бөтенроссия нәфис сүз осталары бәйгесендә 3 нче урын алды.  

Наилә лицейга быел гына 2нче гимназиядән күчкән. Ул медицина юлыннан китәргә җыена. Хыялын тормышка ашыру өчен Г.Акыш лицеена килгән. Биредә профильле химия сыйныфында укый. 

"Без Наиләнең дәрәҗәле бәйгедә җиңүе өчен ихлас сөенәбез. Аның уңышка ирешүе өчен әнисе - Суфия Василовнага һәм 2нче гимназиядә эшләп килүче "Тылсым" театр студиясенә рәхмәтлебез", - диде укучысы белән горурланып, мәгариф учреждениесе директоры Фирдүсә Әюпова. 

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукайга -140 Г. Акыш лицее