Лицей укучысы имтиханда 100 балл җыйган
Яңалыклар тасмасы

Лицей укучысы имтиханда 100 балл җыйган

Ул нинди һөнәр сайлаячагын әйтте.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучысы Гүзәлия Гыймазова рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган. 

«Мин 100 балл җыярмын дип уйламаган да идем. Мондый нәтиҗәгә ирешкәч бик сөендем. Укытучым Ольга Асабинага, әти-әниемә, лицеема рәхмәт. Рус теленнән имтихан нәтиҗәләре дә яхшы булыр дип өметләнәм. 14 июньне түземсезлек белән көтәбез», – диде ул.

Гүзәлиянең хыялы – филолог булу. Кыз хыялын тормышка ашыру өчен Чаллы дәүләт педагогия университетына укырга керергә җыена. 

Фото Гүзәлия Гыймазовадан
 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф Гали Акыш лицей-интернаты #100бальник

Нет комментариев