Лицейда – медиа сыйныф
Муниципаль педагогик советта медиа сыйныф турында сөйләделәр.
56нче мәктәптә «Мәгарифтә инновацияләр» дигән темага икенче муниципаль педагогик совет утырышы булды.
Утырыш алдыннан шәһәр мәктәпләре үзләрендәге яңалыклар турында сөйләделәр. Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучылары – Амелия Сәгъдиева, Илмира Каюмова, Әминә Галиева, Розалина Нигъмәтова, Алия Шәйхетдинов 2024 елда ачылган медиа сыйныфны тәкъдим иттеләр.
«Безнең медиа сыйныф узган елда эшли башлады. Без КФУда, «ТАТМЕДИА»ның татар-информ агентлыгында булдык. КФУ укытучылары, тәҗрибәле журналистлар безне информация язарга, репортажлар ясарга, социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтәләр. Без лицейда булган вакыйгалар турында хәбәрләрне башта социаль челтәрләргә урнаштырабыз, аннары киңәйтеп үзебезнең «Илһам» газетасында чыгарабыз. Шулай ук «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау газеталар белән хезмәттәшлек итәбез. Без бу газеталарны укыйбыз, анда эшләүче журналистлардан һөнәри осталыкка өйрәнәбез», – диделәр медиа сыйныф укучылары.
Лицей директоры Фирдүсә Әюпова әйтүенчә, әлеге сыйныфлар укучыларга һөнәр сайлауда булышу һәм журналистика өлкәсендә милли кадрлар әзерләү максатыннан оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев