Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лицейга мәртәбәле кунаклар килде

Киләчәктә уртак проектлар тормышка ашырылачак.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицейга мәртәбәле кунаклар даими килеп тора. Шушы көннәрдә биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәзил Зиннәтуллин белән очрашу булды.

Мәртәбәле кунак лицей-интернат директоры, «Ак калфак» бөтөндөнья татар хатын-кызлары оешмасының Чаллы буенча җитәкчесе Фирдүсә Әюпова, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин белән очрашты.

Милләт зыялылары төбәкара хезмәттәшлек үзәге ачу , балалар кабул итү һәм уртак проектлар турында сөйләштеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: факилсафин Бөтендөнья татар конгрессы Г.Акыш лицей-интернаты