Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия Гыйбадуллина – талантлар иленнән

Чаллының 37нче мәктәбендә язучы Лилия Гыйбадуллина белән очрашу узды.

Кичә «Актаныш – талантлар иле» дип аталган презентация белән башланып китте. Ул шушы төбәктән чыккан күренекле язучылар Гамил Афзал, Нур Баян, Әмирҗан Моталлапов, Ягъсуф Шәфыйков, Мөхәммәт Мирза, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Әлфия Ситдыйкова, Ленар Шәех, Айгөл Әхмәтгалиева иҗатына багышланган иде. Бу юкка түгел, чөнки кичәбезнең кунагы да шушы талантлар иленнән – Актаныш районы Әҗмәт авылыннан.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, 2021 елда ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән ябык әдәби конкурста дүрт номинациядә җиңүче, «Ел язучысы» исеменә лаек булган яшь талант Лилия Гыйбадуллина белән очрашу беркемне дә битараф калдырмады. Язучының иҗат җимешләре тормышны, кешеләрне аңларга, матурлыкны, хисләрне тоярга, күрергә, сакларга өйрәтә. 

Кичәдә катнашучылар Лилия Гыйбадуллинаның үзе турында сөйләгәнен зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар, күп сораулар бирделәр. Укучылар һәм укытучылар әдипнең шигырьләрен укыдылар. Талантлы укытучыбыз Рамил Мәҗитов башкаруындагы җыр һәм мәктәпнең «Йолдызлы юл» ансамбле башкарган биюләр дә кунагыбыз хөрмәтенә булды.
Мәктәп директоры Ләйсән Әхмәтҗанова коллектив һәм укучылар исеменнән Лилия Гыйбадуллинага иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы теләде. Бу очрашуыбыз әле соңгысы булмас, киләчәктә дә мондый чаралар булыр дигән ышанычын белдерде. 

Әлфия Нурлыгаянова,

мәктәп китапханәчесе. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев