Лисичанскка 18 тонна азык-төлек җибәрелде
Зур йөк машинасын ерак юлга шәһәр мэры Наил Мәһдиев озатты.
"Безнең шәһәр әйтеп бетергесез мөһим эш башкара. Бүген 18 тонна азык-төлек төялгән, барлыгы 4 миллион сумлык йөк, Луганск Республикасының Лисичанкс шәһәренә җибәрелә. Көн саен йөзләгән кеше кайнар ризык белән тәэмин ителә", - диде мэр йөк машинасын озатканда.
Соңыннан патриотик җыр астында транспорт чарасы юлга кузгалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев