Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лисичанскка - «Альтекс» машинасында

Хәрби операция барган төбәктә егетләребезне һәм анда яшәүчеләрне ашатучы Чаллы эшмәкәренә «УАЗ-Патриот» машинасы бүләк иттеләр.

Иртәгә иганәче шәһәрдәшебез Рөстәм Гатин тагын Лисичанск шәһәренә кузгала. Ул берничә көнгә ялга кайткан иде. Чаллы эшмәкәре хәрби операция барган төбәктә Россия хәрбиләрен һәм анда яшәүчеләрне ашатуны оештыруны дәвам итәчәк.

Бүген Рөстәм Гатин яңалыгы белән уртаклашты. «Приют человека» проектына нигез салган "Болгар" хәйрия фондына «Альтекс» компанияләр группасы тулы приводлы «УАЗ-Патриот» машинасы бүләк иткән. Чаллының танылган пассажирлар йөртү предриятиесе коллективы бүләк иткән машина 2018 елгы, төзек. Өстәвенә хәрби шартларны исәпкә алып, аның техник мөмкинлекләре көчәйтелгән. 

Предприятие житәкчесе Ильдар Фәхразиев «Шәһри Чаллы» хәбәрчесенә: "Болгар" хәйрия фондына бу безнең бүләгебез. Хәрби операция шартларында егетләр техника белән кыенлыклар очрашмасын дип тырыштык.  Бар көчләрен кешеләрне кайгыртуга юнәлтсеннәр» - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция