Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Люция Гинятуллина: «Пятачок»ка ирем дә килгән булыр иде...»

Бәйрәмгә килгән шәһәрдәшебез эч серләрен бүлеште.

«Шәһри Чаллы» редакциясе тарафыннан уздырылучы «Пятачок»ка төрле язмышлы кешеләр килә. Берсе яшьлеген сагынып, хатирәләргә чумарга тели, икенчесенең күңелен бушатасы килә. Шәһәрдәшебез Люция Гинятуллина шундыйлардан. 6 ел элек ул ирен югалткан. «Пятачок»та яшьлегемә тагын бер әйләнеп кайтыр өчен, юаныр өчен килдем, ди. 

«Иптәшем яман чир белән авырып китте. Бик шат күңелле иде. Пятачокларны күрсә ул да рәхәтләнеп монда биер иде. Ялгыз булгач, күңелемне үзем шулай күреп,  юанып йөрим инде. Кызым, улым бар. Оныкларыма зур үсте. Язмыштан узмыш юк», – ди.

Люция Гинятуллина Чиләбе өлкәсеннән. Башкорт кызы. Ире белән шунда танышып Чаллыга күченгәннәр. 

«Иремне Чиләбегә стажировкага җибәргәннәр иде. Тулай торакта танышып өйләнештек. Ике дус кызым да кияүгә чыктылар. Без бөтенебез бергә, өч гаилә Чаллыга күченеп килдек. Гомер буе аралашып яшәдек. Кызганыч, Рифкатьнең хатыны үлеп китте. 9 мартта Вәсиләнең Басыйры да вафат булды. Бөтенебез дә парсыз калдык», – дип сөйләде Люция Гинятуллина. 

Шәһәрдәшебез күп еллар кою заводында кладовщица булып эшләгән. Аннан соң НТЦга күчкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев