Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Мәдинә Мөхәммәтҗанова: «Кайчак үземә печән дә чабарга туры килә»

Чаллының 39нчы комплекс территориаль иҗтимагый үзидарәсе (ТОС) рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова 14 ел эшләү дәверендә 5 млн сумга якын грант откан. Ул моңа ничек ирешкән?

Ул моңа ничек ирешкән? ТОСларның эше нәрсәдән гыйбарәт, алар кешеләрнең нинди проблемаларын хәл итә? Бу хакта аның белән туры эфирда сөйләштек. Әңгәмәнең кызыклы өлешләре белән газета укучыларыбызны да таныштырабыз.
– Мәдинә Якубовна, аңлатып үтегез әле, нәрсә ул ТОС, ягъни территориаль иҗтимагый үзидарә? Эшегез нәрсәдән гыйбарәт?
– Гади итеп әйткәндә, авыл советы рәисе эше кебек. Бөтен мөрәҗәгатьләрне алабыз, кая кирәк шунда җибәрәбез, аңлату эшләре алып барабыз. Тик идарә итү компаниясенә карамыйбыз, без бары үз инициативабыз буенча йортта яки комплекста яшәүче башка кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртабыз. Татарстанда ТОСлар 2012 елда барлыкка килде. Шул вакыттан бирле мин 39нчы комплекста ТОС рәисе булып эшлим. Грантлар ота башлагач, ул акчаларны файдаланырга кирәк иде. Үзәк районындагы җирле үзидарәләр берләшеп, ассоциация булдырдык, мин аны биш ел җитәкләдем. Бүгенге көндә анда 30 ТОС рәисе. 
– Грантлар кемгә бирелә?
– ТР Муниципаль берәмлекләре советы – республикадагы җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген, хокукларын яклауны һәм тәҗрибә уртаклашуны тәэмин итүче оешма – безнең өчен махсус грант булдырды. Анда комиссия ел дәвамында башкарылган эшебезне 9 пункт буенча тикшерә – нинди чаралар үткәрелгән, нинди мәсьәләләр хәл ителгән һ.б. Нәтиҗәләр буенча беренче урын яулаучы 1 млн сум, призерлар 477 мең сум ота.

– Ул акчаны ничек тотасыз?
– Йортта яшәүчеләр советында (анда актив кешеләр керә) комплексның кайсы йортына, кайсы ишегалдына беренче чиратта балалар яки спорт мәйданчыгы, койма, пандус кирәклеген карыйбыз. Аннары хәл ителәсе мәсьәлә турында мөрәҗәгать белән Үзәк районы башлыгына чыгабыз. Раслау һәм рөхсәт алгач, эшкә керешәбез – подрядчы белән килешү төзибез, акчаны аңа күчерәбез. Аннары комиссия ул эшне кабул итә. Ә ясалган балалар мәйданчыгына хезмәт күрсәтү, аны карап тору идарә итү компаниясенә йөкләнә. 

– Ә мәйданчыкны идарә итү компаниясе үзе ясатырга тиеш түгелме?
– Гадәттә ул мәйданчыклар ишегалларында бар, тик алар иске яки бик гади, ә грант акчасына матуррагын, күбрәк элементлар булганын ясатырга була. Ә инде йорта яшәүчеләр мәйданчыкларыннан кәнагать икән, грант акчасын башка мәсьәләне хәл итүгә тотарга мөмкин. 

– Сез 30 ТОС рәисе бар дидегез, ә комплекслар күбрәк бит, кайдадыр мондый үзидарәләр юкмыни?
– Кайбер комплекслар бер ТОСка берләшә, чөнки аларда 2-3 кенә йорт булырга мөмкин. Үзидарә булмаганнары да бар. Әйтик, бездә дә 1-2 кеше вазыйфасын калдырды, ә аларны алыштыручы әлегә юк. 

– Ул активистлар күпчелек олы яшьтә, башкаларны кайгыртучылардыр?
– Әйе. Анда кешеләр өчен йөрәгең белән янып эшләргә кирәк. Безнең 39нчы комплекста 17 йорт бар. 5 катлы, 25 подьездлы иң зур йортта меңнән артык кеше яши. Һәр йортның МАКСта үз чаты бар. Мин аларның һәркайсында торам, кемнең нинди проблемасы барлыгын карап барам. Йорт өчен җаваплы кешеләр өлгермәсә, ярдәмгә киләм – кая мөрәҗәгать итәргә, документларны ничек тутырырга кирәклеген аңлатам. Проблеманы хәл итү өчен милек хуҗасы заявка бирергә тиеш, шуны тутырабыз.

– Соңгы арада нәрсәләрне хәл иттегез?
– Төнге 12гә кадәр музыка кычкырталар, участковыйга шалтыратырга туры килде. Үзем өйдә булганда шул яшьләр янына чыгып аңлатырга тырышам. Төрлечә эш итәсең инде. Ноябрьдә бер йортта җылылык бетте. Көндез үк заявка бирсәләр дә, төнгә кадәр мәсьәлә хәл ителмәде. Идарә итүче компания директорына шалтыратырга туры килде. 15 минутта бирделәр. 

– Нишләп шалтыратканчы ук хәл итмәделәр икән?
– Сәбәпләре төрле була, я диспетчер мәгълүматны дөрес кабул итми, я, әйтик, бу юлы диспетчер һәр фатирдан заявка көткән. Алай булмый бит инде дип аңлаттым, соңрак диспетчерлар белән әңгәмә үткәрүләрен дә сорадым. Икенче юлы кыш көне җылы сүндергәч, белгечләр бер фатирга керә алмады, шуңа ремонтлап булмый. Фатир хуҗасының телефонын тиз арада табып, элемтәгә кердем, киткән җирләреннән кайтарырга туры килде. МАКСта чат булуы ярдәм итә, ул кешеләрне берләштерә. Күптән түгел, мәсәлән, ире дә, хатыны да авыру гаиләгә ярдәм буларак сиделкага акча җыйдык. 

– Медаль белән нәрсә өчен бүләкләделәр?
– Июнь башында Чаллыда барлык ТОС рәисләрен җыйдылар. Семинар узды, ул ел саен төрле шәһәрләрдә үткәрелә, күргәзмәләр ясадык. Шунда «ТР муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин фидакарь хезмәтем өчен олы бүләк тапшырды. Минем эшемне күргән өчен Татарстан, шәһәр җитәкчеләренә рәхмәтемне белдерәм.

– Сез редакциябезгә үзегез пешергән чәкчәк белән килдегез. Бу сыйны хәрби операциягә озатуыгызны да беләбез.
– Беренче мәртәбә 2022 елда кызым белән пешердек, аннары күршеләрем булышты, хәзер инде командабыз бар. Исәпләп караган идек, бүгенге көндә 1 тонна 394 килограмм күчтәнәч җибәрелгән икән. Өч абыем бар (мин гаиләдә бер генә кыз), ирем – алар барысы да хезмәт иткән кешеләр, армиядә татлы әйбер җитми, диләр. Күңелемә кереп калган шул уй белән пешерә башладым да инде мин. Шәһәрдәшләргә, ерактан ук ярдәм кулы сузучыларга рәхмәт, бал җибәрәләр, он китерәләр, акчалата кушылалар.

– Эшегездән канәгать булмаучылар да бармы?
– Күптән түгел бер яшь ир-ат: «Сез миңа ошамыйсыз, ТОС рәислегеннән китегез», – дип язды. Нишләтәсең, һәркемнең үз фикере. Әле дәшмәдем, уйландым. Шушы көннәрдә бу вазыйфага сайлаулар җитә, алар дүрт елга бер үткәрелә. Эшләүче кеше булса, мин урынымны калдырырга риза, барысына да өйрәтәм, кабинет та бар. Аллага шөкер, грант буенча бәйрәмнәр үткәрер өчен колонкалар, дискотека өчен микрофон алдык, эшлә генә. Самавырлы чәй табыннары җыябыз, һәр дүшәмбе гимнастика үткәрүче кешеләребез бар, көннәр матур торганда урамда мультфильмнар күрсәтәбез.

– Идарә итү компаниясе белән эшләү катлаулымы?
– Үзеңне ничек куясың бит. Кайчагында өстәл сугарга да туры килә, кайчагында мактарга да кирәк. Элеккеге чорда алар белән эшләве җайлырак иде, хәзер кыскартулар күп, шулай да булдыра алганча тырышабыз. Әйтик, «Халык контроле»нә печән чабылмаган дигән хәбәр килде, ә ул кечкенә территория, ПАД МУП анда керә алмый. Идарә итү компаниясенә шалтыраттым, безгә кагылмый, диләр. Ачуланырга туры килде инде! Чулман белән Халыклар дуслыгы проспектлары киселешендәге «Җиңү йолдызы» стеласы янын да чапмыйлар. Быел ирем аккумуляторлы триммер алып бирде, үзем чаптым. Ә нишлисең, проблеманы бит хәл итәргә кирәк. Рәис икәнсең, башкаларга үрнәк бул.

– Җәмәгать эшләренә көчегез дә, вакытыгыз да күп китәдер. Гаиләгез моңа ничек карый?
– Алар өйрәнгән инде, мине аңлыйлар. Кызыма 35 яшь, ул тумыштан инвалид, анда генетик авыру. Аны үстергәндә бик күп табибларга күренергә, еш кына хастаханәләрдә дәваланырга туры килде. Аллага шөкер, ул үзе дә әни булу бәхетенә иреште. Шулай да сәламәтлеге даими күзәтү астында булырга тиеш. Әни кеше буларак, миңа көчле рухлы булырга кирәк. Авыр чакларда кешеләр янына чыгып китәм. Башкаларның проблемаларын хәл итеп онытылам. Менә оныгым үсеп килә, миңа ярдәм итә, шуңа сөенәм. Кешеләр минем елмаеп яшәвемә күнеккән. Әз генә борчулы йөрсәм дә, «Нәрсә булды?» дип сорыйлар, шуңа мин һәрвакыт позитив калырга тырышам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грант ТОСҗитәкчесе Мәдинә Мөхәммәтҗанова