Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә уку вакытын оештыру буенча   таләпләрне раслады
Яңалыклар тасмасы

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә уку вакытын оештыру буенча таләпләрне раслады

Нинди яңалыклар бар?

Россия мәктәпләрендә икенче сменада уку дәресләре 19 сәгатьтән  дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.

Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының методик киңәшләрендә язылган. 

Документ нигезендә, икенче сменада уку икенче, өченче, дүртенче, алтынчы, җиденче һәм сигезенче сыйныф укучылары өчен генә рөхсәт ителә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, мәктәпләрдә нульле дәресләр үткәрелергә тиеш түгел. Шулай ук уку процессын өч сменада оештыру тыела.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Фән мәгариф

Нет комментариев