Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпне алтынга тәмамлаучылар ЕГЭ бирә алмаган

ТР Мәгариф һәм фән министры тәнкыйть белән чыкты.

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпне алтын һәм көмеш медальләргә тәмамлаучыларның белем дәрәҗәсе белән канәгать түгел. Алтын алырга тиеш 80 укучыга көмеш медаль тапшырганнар. Өч укучы бөтенләй медальсез калган. ЕГЭда 60 балл да җыя алмаганнар. 

«Медальгә баручы өчен 60 балл күп түгел. Аерып 44нче мәктәпне әйтергә мәҗбүрмен. Ул гади мәктәп түгел, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган белем йорты. Тик анда медальгә дәгъва кылучы 9 укучының 4се белемен дәлилли алмады. Мондый хәл күзәтелергә тиеш түгел. Ситуацияне үзгәртергә кирәк», – диде министр. 

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда быел мәктәпне 192 укучы алтын һәм 162 укучы көмеш медальгә тәмамлады. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев