Май бәйрәмнәрендә һава торышы нинди булачак?
Синоптиклар хәбәр итте.
«Метео» фараз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов әйтүенчә, чәршәмб явым-төшем нык кимеп, урыны белән генә көтелә.
Чәршәмбе төнлә һава температурасы 0 градус, көндез +4 градус чамасы булачак.
Пәнҗешәмбедән җылыта башлый, ә май бәйрәмнәрендә тагын да җылырак булачак, дигән синоптик.
«1 майдан явым-төшем урыны белән генә сакланып калачак, ә һава температура +10 градуска җитәчәк. 9-11 майда 12-17 градуска кадәр җылы булачак», – ди Шувалов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев