Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Майда тагын пенсияләр арта

Бу юлы кемнәрнеке?

1 майдан Россиядә кайбер категориягә керүче кешеләргә пенсия арта. Г.В.Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец бу хакта «Прайм» агентлыгына  хәбәр итте.

«Мисал өчен, 80 яшькә җиткән кешеләргә закон буенча ай саен 7,5 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган. Гариза язарга кирәкми», – дип искәртте ул.

Социаль фондта пенсионерлар турында бөтен мәгълүмат бар, шуңа күрә күпчелек очракта өстәмә гариза язарга кирәкми. Мисал өчен, январьдә эштән киткән яки стажны исәпкә алу өчен өстәмә документлар китергән кешеләргә кагыла.

Әмма кайбер үзгәрешләр турында фондка хәбәр итәргә туры киләчәк. Мисал өчен, әгәр пенсионер тәрбиягә яңа кеше алса, аңа өстәмә түләү тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация