Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп укучысы бала табып, чүплектә калдыра

Тетрәндергеч хәл.

7 сыйныфта укучы кыз экскурсия вакытында бала табып, чүп савытына ташлап китә. Бу хәл Таиландның Наратхиват провинциясендә була. 

Мәктәп экскурсиясе вакытында автобуста барганда укучы кызның тулгаклары башлана. Кызның сыйныфташы утыргычның канга буялуын күргән һәм укытучыга мөрәҗәгать иткән.

Укытучы исә, укучының күреме башлангандыр дип, аны автобус заправкага туктаган арада бәдрәфкә җибәрә.   Үсмер кыз бәдрәфтә шактый вакыт була. 
Ул баласын тудыра һәм чүп савытына ташлый. Аннары автобуста үз урынына утыра һәм юлын сыйныфташлары белән бергә дәвам итә.  

Күп тә үтми чүп савытында табылган бала турында хәбәр тарала. Нәнинең әнисен видеокүзәтү камералары ярдәмендә табалар.   Полиция укучы кызны хастаханәгә озаткан. Биредә яшь ана сабые белән очрашкан. Укучы кызга психологик һәм медицина  ярдәме күрсәткәннәр.  


Фото: пиксабай 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы индексация бала ана