Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп укучысы ике атна йөткергәннән соң үлгән

Бу фаҗигале хәл Мәскәү янында булган.

SHOT каналы хәбәр итүенчә, бу хәл Мәскәү янындагы районнарның берсендә була. 10 яшьлек бала март башында тамагы авыртудан һәм йөткерүдән зарланган. Әнисе кызны мәктәпкә җибәрмәгән, бер атнага өйдә калдырган. 

Шул ук вакытта аның тагын өч баласы авырый башлаган, барысы да вирусны мәктәптә эләктереп кайткан. 10 яшьлек кыз терелә алмаган, температурасы югары булмаса да, бик каты ютәлләгән. Табиб укучы кызның үпкәләрен тикшермәгән, тонзилгон эчәргә кушкан һәм ОРВИ диагнозын куеп тагын бер атнага больничныйда калдырган.
 
Ялларга әнисе баланы әбисе янына дәваланырга җибәргән. Ләкин кызның хәле начарланган: кыз йөткерә алмаган, буылган, тамагына какрык җыелган. 17 март көнне иртән кызның  тыны кысыла башлаган, аның янына әнисе килгән һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Ләкин кыз табиблар килгәнче какрыгына буылып үлгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек бала үлеме