Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп укучысы мошенникларга 300 мең сум акча күчергән

Яшүсмер кыз онлайн уен сатып алмакчы булган

Полициягә бу хакта Казаннан 38 яшьлек хатын-кыз хәбәр иткән. Аның яшүсмер кызы онлайн-уенда уйнаган. Уен барышында чатта куратор кыз язган,  "роблакслар"да отышта ярдәм тәкъдим иткән. Моның өчен ул аның әнисенең телефонында барлык кушымталарны фотога төшерүне һәм кирәкле кодларны сканлаштыруны сорый. Шулай итеп, уенда җиңү өчен  кыз кеше әнисенең картасыннан барлык акчаларын билгесез счетларга җибәрә.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең "Мошенниклык" очрагы буенча  җинаять эше кузгатылган.

Бу һәлакәтләрне булдырмас өчен Эчке эшләр министрлыгы киңәшләр бирә:

- таныш булмаган затлардан килгән барлык мәгълүматны тикшереп чыгыгыз;

-  чит кешеләргә банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат бирмәгез;

- Уяу булыгыз һәм мошенникларның хәйләләренә бирешмәгез;

- билгесез исәп-хисап счетларына акча күчермәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев