Мәктәп укучысы сеңелләрен үтерүдә шикләнелә
Бу фаҗига Тольяттида булган.
SHOT телеграм-каналынан коточкыч хәбәр килеп иреште. Тольятти шәһәренең Комсомол районындагы йорттагы бер фатирның балконында ике кыз бала мәете табыла. Аларның гәүдәләрендә күп санлы пычак белән киселгән җәрәхәтләр була.
РФ Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча идарәсе хәбәр итүенчә, тикшерүчеләр һәм криминалистлар вакыйга урынын тикшерә, шулай ук җинаять кылуга катнашы булган кешене ачыклау буенча эшләр башкарыла. Беренчел суд экспертизалары билгеләнгән.
Вафат булган кызларга 2 һәм 5 яшь булган. Аны үтерүдә 13 яшьлек үги апасы шикләнелә. Балигъ булмау сәбәпле аны тоткарлау мөмкин түгел. Якынча мәгълүматлар буенча кыз, сеңелләрен үтергәннән соң урамга йөрергә чыгып китә, соңрак өйдә нәрсә эшләгәнен әнисенә сөйли.
Якын арада кызны психиатрлар тикшерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев