Мәләкәс аръягында өченче мәктәп ачылды
Күппрофильле 39нчы мәктәп ачылышында онлайн рәвештә ТР Рәисе дә катнашты
Бүген Мәләкәс аръягында 39 нчы күппрофильле мәктәп ачылды. Мәктәп 1224 балага исәпләнгән булуына карамастан, беренче көнне үк 1602укучыны кабул итте. Биредә югары - 5-11 сыйныфлар гына белем алачак. Башлангыч сыйныфлар юл аша урнашкан 21 комплекстагы 39 нчы мәктәптә калды. Бүгенгә кадәр Мәләкәс аръягында яшәүче өлкән сыйныйфлар ике сменада укыган, өйләренә кичке 6 да гына кайтучылар да булган.
Мәктәптә 5 профильле юнәлеш буенча белем бирәләр:
- Социаль-икътисади;
- Социаль-гуманитар;
- Технологик;
- Инженерия;
- Фәнни.
Мәктәп директоры Наталья Тутова белдерүенчә, балалар быел 1 сменада гына белем алачак:
«Бездә өч 10 нчы һәм 3 11нче сыйныф тупланды. Алар инде профильле юнәлнеш буенча белем ала. Уку өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Фәнни тикшеренүләр, лаборатор өйрәнүләр ,проект эшләре алып барырга мөмкин. Ике яруслы актлар залы, зур спорт заллары, шәһәрнең 400 еллыгына багышланган музей да бар. Музейда дәресләр, эскурсияләр уздыру мөмкин. Дизайн буенча кабинетлар бүленгән. Безнең бурыч – әлеге яхшы шартларда уку процессын оештыру».
Чаллыда мәктәп ачылу тантанасына махсус килгән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бүгенге шартларда мәктәпләр төзү һәм ремонтлау эшләре дәвам итүен ассызыклады:
«Тр бюджетыннан, федераль программалардан акча җәлеп итеп, бүгенге заманда искитмәле мәктәпләр төзүне барлык төбәкләр дә булдыра алмый. Программа дәвам итә, киләсе елда Чаллының 400 еллыгы уңаеннан укытучыларның август киңәшмәсе дә сездә узачак. Белем бирү биналарын капиталь төзекләндерү дә карала, минем уйлавымча, яңа мәктәп төзү турында карарлар да булыр әле. Мәктәпкә укытучылар, укучылар теләп йөрү – безнең уртак эшебезнең нәтиҗәсе».
Бүген Республикада Казанда да яңа мәктәп ачылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда булган чарадан видеоэлемтәгә керде, онлайн рәвештә Чаллыдагы 39нчы мәктәп ачылышында да катнашты:
«Шундый мәктәпләрне төзүчеләргә рәхмәт. Мәктәп әле ул белем бирүнең 20 проценты гына, 80 проценты – кадрлар, коллектив. Яңа мәктәпләрдә кызык, уңайлы булсын!» дип теләкләрен биткерде ул экран аша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев