Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс елгасы буендагы причал стенасын кем төзекләндерер?

Объект аукционда сатылачак.

«АНГ Холдинг» компаниясе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Алексей Горшков әлеге объектны үзенә алып төзекләндереп, халык өчен ял итү урыны ясарга тели. 

"Алексей Николаевич Мәләкәс буенда бик матур торак комплексы төзи. Ул причал стенасын әлеге микрорайонны төзекләндерү кысаларында халык өчен ял итә торган урын ясарга әзер. Хәзерге вакытта бу объект файданылмый, шәһәрне ямьсезләп тора. Шулай булса да, без аны депутатка бүләк итә алмыйбыз. Барысы да канун буенча эшләнергә тиеш. Причал стенасы аукцион аша сатылачак. Алексей Горшков аукцион аша аны алырга тели", – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеп. 

Канун буенча башта объектка бәя бирүче компанияне ачыклау өчен сату игълан ителә, аннары объект хосусыйлаштыру планына кертелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: депутат причал аукцион