Мәләкәс елгасы төбенннән чыккан ләм һәм грунт нәрсә өчен файдалы?
Хәзерге вакытта елганың «Тәүбә» мәчетеннән ГЭС бистәсенең 10/70 йортына кадәрге өлеше чистартыла.
Мәләкәс елгасы төбен чистарту эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта елганың «Тәүбә» мәчетеннән ГЭС бистәсенең 10/70 йортына кадәрге өлеше чистартыла. Бу эшләр өчен 134 млн сум акча тотыла. Әлегә планлаштырылган эшләрнең 35%ы гына башкарылган. Икенче этапта елганың 10/70 йортыннан Казан проспектына кадәрге өлеше тәртипкә китереләчәк.
Бүгенге көндә Мәләкәс елгасыннан 9 тонна грунт һәм ләм чыгарылган. Бу массаны елга буенда киптерәләр. Аннары аны «Горзеленхоз»га бирәчәкләр. «Бу үсемлекләр өчен файдалы табигый ашлама. Без аларны геотубларга җыябыз. Аларны елганың уң як ярына өч кат итеп өябез. Бер ел торганнан соң ул менә дигән ашлама булачак», – диде экологик куркынычсызлык, табигый ресурсларны куллану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Айрат Насыйбуллин.
фото: https://tatcenter.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев