Мәләкәс елгасында фаҗига: экскаватор әйләнеп капланды
Аның йөртүчесенең гәүдәсен эзлиләр.
Чаллыда фаҗига булды. Мәләкәс елгасы төбен чистарту һәм тирәнәйтү барышында йөзә торган экскаватор әйләнеп капланды.
Якынча мәгълүматлар буенча, "Татмелиоводстрой" җаваплылыгы чикләнгән оешманың Мәләкәс елгасы төбен чистартучы 55 яшьлек хезмәткәрнең гәүдәсе әлегәчә табылмаган. Татарстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, ул рәсми рәвештә эшкә урнашмаган булган.
Гадәттән тыш хәл урынына Чаллы прокуроры урынбасары Айдар Сәлимуллин килде. Хезмәтне саклау кануннарын үтәлешен тикшерү эшләре башланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев