Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мальдивыда яшәүче Чаллы кызы: «Мондагы экзотик ризыкларга ияләшү авыр булды»

«Өч айдан соң миңа әлеге утрау колпак астындагы тормышны хәтерләтә башлады».

Социаль челтәрләрдә Мальдивыда яшәүче татар кызы Гөлназ Хәсәнова белән таныштым. Ул Чаллыда туып-үскән, «Калкан» лицеен тәмамлаган. Аннары Казан авиация институтында белем алган һәм Чаллыга кайтып... офиста эшли башлаган. Аннары язмыш аны туган шәһәреннән еракка – Мальдив утрауларына илткән.

Туган җирдән еракта яшәсә дә, Гөлназ татар телендә яхшы сөйләшә. Аның белән әңгәмәбез Чаллы кызының «фани дөньядагы җәннәт»кә ничек эләгүе турында сөйләшүдән башланып китте. 

– Институттан соң Чаллыда эшли башладым. Иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эшлим. Көннәрдән-беркөнне үземә маҗаралар җитмәвен аңладым. Һәм газетада агентлык аша круиз лайнерларына инглиз телендә сөйләшә торган хезмәткәрләр җыюлары турында игълан укыдым. Барлык сынауларны узгач, 2011 елның көзендә Майямига очтым. Өч ел лайнерда эшләү дәверендә дөньяның төрле илләрендә – барлык континентларда булдым. Бу минем өчен горурлык. Лайнерда эшләү бик авыр, шуңа күрә 2014 елда ял итәргә Россиягә кайттым. 

Өч ай ял иткәч, Россиядә яшәү минеке түгеллегенә инандым һәм Казахстан агентлыгы аша Дубайда эш эзли башладым. Миңа Мальдивыдан эш тәкъдим иттеләр. Мин бу турыда хыялланмаган да идем. Шул вакытта күз алдыма фирүзә сулы океан һәм ак комлык килде. 2014 елда мин кечкенә генә утрау-отельгә бардым. Утрауны 15 минут эчендә җәяү йөреп чыгып була иде. Беренче өч айда мин бу илнең матурлыгына сокланып йөрдем, океанда йөздем, кызындым һәм эшләдем. Өч айдан соң миңа әлеге утрау колпак астындагы тормышны хәтерләтә башлады. Сөйләшергә кешеләр аз, отельнең мәйданы да бәләкәй. Ярый әле туристлар булды. Шулай да эшемне дәвам иттем. 2016 елда дустым үзе эшли торган биш йолдызлы утрау-отельдә русча сөйләшә торган хезмәткәр эзләүләрен әйтте. Һәм мин зур утрауда эшли башладым. Биредә булачак ирем Мөхәммәд Ниязны очраттым. Без бергә эшли башладык.

– Әти-әниең Мальдивы кешесе белән дуслашуыңны ничек кабул итте?

– Әтием безнең бергә булуыбызга риза. Ә әнием иремне күрергә өлгерми калды, биш ел элек вафат булды.

– «Җирдәге җәннәт»не әниең күрсәтергә өлгердеңме соң? 

– 2015 елда әнием һәм әтием монда килделәр, Аллаһка шөкер. Әнием минем матур, рәхәт илдә яшәвемне белеп, күреп китте. 

– Кызыгыз Яна кайда туды?

– Ул – Чаллы кызы. Минем туган шәһәремдә дөньяга килде. Авырга узгач, тугыз ай Чаллыда үз фатирымда, кызым тугач та тагын ике ай үзебезнең шәһәрдә яшәдек. 

– Мальдивыда яшәү кыйммәтме?

– Кыйммәт. Бәяләр Мәскәүдәге кебек, әмма куркырга кирәкми, монда хезмәт хакы да югары бит. 

– Андагы ризыкларга ничек ияләштең?

– Суган да ашамаган кешегә мондый экзотик ризыклар белән туклану башта бик кыен булды. Аннары өйрәндем. Хәзер бар ризыкны да яратып ашыйм. 

– Үзебезнең милли ризыкларны пешерәсеңме? Иреңнең гаиләсе аларны яратамы?

– Коймак пешерәм, аны яратып ашыйлар. Борщ, шарлотка, парда кәбестә пешергәлим... Тәмле дип ашыйлар.

– Кайнана белән мөнәсәбәтләрегез нинди?

– Ул инглиз, мин мальдив телен белмим. Шуңа күрә бик теләсәк тә, сүзгә килә алмыйбыз. Аллаһка шөкер, дус һәм тату яшибез. Әнием гел ярдәм итә, кызыбызны үстерергә булыша. 

– Чаллыга еш кайтасызмы?

– Елга ике тапкыр кайтам. 

– Әтиең сезгә барамы?

– Күптән түгел икенче хатыны белән килеп китте. Бергә күңелле ял иттек. Аларга да, безгә дә ялыбыз ошады. 

– Ирең белән нинди телдә сөйләшәсез?

– Инглиз телендә. 

– Нияз кайда эшли? Сез кайда яшисез?

– Ирем отель-утрауда ресторан менеджеры булып эшли. Без иремнең әти-әниләрендә яшибез. 

– Татар телен камил белүеңнең сере нидә?

– Әти белән гел татарча сөйләшәм. 

– Мальдивыда якташларыңны очратканың бармы?

– Быел җәй бала тудырганда фото һәм видеога төшергән Диләрә Эстрина ире белән килеп китте. Якташым белән очрашу аңлата алмаслык рәхәтлек бирде. 

Әңгәмәдәш – Зөлфия Галим
фотолар Гөлназ Хәсәновадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев