Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Мари сем» ансамбленең талантлы артисты һәлак булган

Аңа 19 яшь иде.

«Чишмә» халыклар дуслыгы йортыннан кайгылы хәбәр килеп иреште. «Марий Сем» фольклор ансамбле  артисты Данил  Никитин махсус хәрби операциядә һәлак булган. 

Данил 2021 елда армия сафларында хезмәт иткән.  2022 елның февралендә, махсус хәрби операция башлангач, контракт төзегән. Быел февральдә һәлак булган. 

«Бик кызганыч, бу куркыныч хәбәргә күңелем һаман да ышанып бетә алмый. Данилыбыз бик талантлы, акыллы, ачык йөзле егет иде мәрхүмкәем. «Мари сем»  ансамбленең йөзек кашы иде бит.... Урыны оҗмахта булсын, ходаем», – ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә Хәйбуллина. 

Данил Никитин Әгерҗе районында җирләнгән. 

Фото/ «Чишмә» халыклар дуслыгы йортыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция контрактник