Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Машина алам дип акчасыннан колак каккан

46 яшьлек ирне мошеннниклар алдаган

Чаллыда слесарь булып эшләүче бер ир-ат интернетттан чит илдән машина кайтару белән шөгыльләнүче төркем тапкан. Андагы кешеләр белән май аеннан бирле сөйләшүләр алып барган һәм Ауди-5А машинасы алырга карар кылган. Бу хакта администраторга язган.
Мошенниклар машинаның яңа хуҗасына, акча күчерү өчен,  счет җибәргәннәр. Менеджер башта машинаны диагностикалау, аннары автомобиль һәм таможня хезмәтләре өчен акча сораган. Нәтиҗәдә якташыбыз 2 млн 900 мең сум акча күчергән. Һәм «сатучылар»га шалтыратып, чит ил машинасының акчасын кайчан алачагы белән кызыксынмакчы булган. Ләкин телефоннар җавап бирмәгән. 
Ир-ат шунда гына үзенең мошенникларга эләгүен аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. 
РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Зыян күргән ир-атка Россиянең төрле регионнарныда теркәлгән телефоннрадан шалтыратулары ачыкланган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сак булыгыз: мошенниклар