Үзгәрешләр 2027 елның 1 мартыннан гамәлгә керә.
Машина йөртү таныклыгы алуга теоретик имтихан тапшыру шартлары киләсе елның 1 мартыннан үзгәрә. Имтихан бирүчеләрне фотога төшерә, аудиторияләргә аудио- һәм видеокамералар урнаштыра башлаячаклар. Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Холодов «РИА Новости»га әңгәмәсендә әйтүенчә, үзгәрешләрнең бер өлеше быел 12 майдан ук гамәлдә: элемтә чаралары һәм электрон-исәпләү техникасыннан файдалану тыела, практик имтихан теорияне тапшырганнан соң 60 көннән дә соңга калмыйча билгеләнергә тиеш.
1 марттан медицина белешмәсе буенча кагыйдәләр дә үзгәрә: бердәм базада белешмә турында мәгълүматлар булса, аны тапшырырга кирәкми. Документның срогы имтихан биргән вакытта чыкса, кандидатка имтиханнарын төгәлләү мөмкинлеге бирелә, әмма «права» аңа яңа белешмә алганнан соң гына тапшырыла.
Нет комментариев