Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Машина номерына – Россия флагы

Булмаган очракта штраф яный

2025 елның  январыннан яңа кануннар, булганнарына үзгәрешләр кертелә. Мәсәлән, Россия флагы булмаган яңа автомобиль номерларын кулланучыларга 500 сум штраф яки кисәтү яный. 

Үзгәрешләр яңартылган «Дәүләт теркәү транспорт чаралары билгеләре. Типлары һәм төп үлчәмнәре. Техник таләпләр» ГОСТына бәйле.

Документ нигезендә, барлык яңа номерларда Россия триколоры сурәтләнергә тиеш. Ул аста уң почмакта. Бу таләп 2025 елның 1 январыннан соң теркәлү яки яңадан теркәлү узучы барлык транспорт чараларына кагыла.

Иске үрнәктәге  номерлы автомобильләрдә рөхсәт ителә торган нормалар кала. Әгәр теркәү билгеләре 2025 ел башына кадәр бирелгән һәм элеккеге стандартка туры килә икән, машина йөртүчегә аларны куллану өчен җаваплылык янамый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаи ЮХИДИ штраф закон машина номеры