Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәү проспекты дәвамын төзүгә - яңа транш

Моңа кадәр төзелеш эшләренә 938 млн сум акча бирелгән иде.

Чаллыда Мәскәү проспекты дәвамын төзүгә 570,6 млн сум күләмендә өченче транш бирелде. Әлеге акчага Челна елгасы аша күпер салу күздә тотыла. Моны күздә тотып, республиканың баш инвестицион-төзелеш идарәсе янә тендер игълан итте. Подрядчы бу эшне 2024 елның 31 мартына төгәлләргә тиеш. 

Мәгълүм булганча, әлеге объектны гомуми бәясе – 1,2 млрд сумны тәшкил итә.  Моңа кадәр төзелеш эшләренә 938 млн сум (ике транш буенча) акча юнәлтелде. Бүгенге көндә икенче транш буенча юл салу эшләре алып барыла. 

Төзүчеләр тырышлыгы белән Мәскәү проспектының дәвамы шәһәрнең яңа һәм иске өлешләрен тоташтырачак, "Притяжение" микрорайонында яшәүчеләрне юллы итәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы