Мәскәүдә яшүсмер 10 яшьлек баланы үтергән
Фаҗига Одинцово шәһәр округының Горки-2 бистәсендә булган.
Одинцово шәһәр округының Горки-2 бистәсендә яшүсмер каравылчыга һәм 10 яшьлек укучыга пычак белән һөҗүм иткән.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, яраланган бала үлгән.
Һөҗүм алдыннан үсмер газ баллонын кулланган. Укучыны тоткарлаганнар, хәзер аны тикшерү органнарына китерәләр.
ТАСС хәбәр иткәнчә, тугызынчы сыйныф укучысы деструктив яшьләр агымы тарафдары булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев