Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Танылган артист үз-үзенә кул салган

Аңа 40 яшь булган.

Мәскәүдә танылган опера һәм эстрада артисты Евгений Кунгуров вафат булган. 

Россиянең, Чечен һәм Ингушетия республикаларының атказанган артисты хатынына "Минем үземне-үзем үтерәсем килә", дип смс җибәргән һәм элемтәне өзгән.

Соңрак аның гәүдәсен Мәскәүдә үзе яши торган йорт янында тапканнар. Mach каналы хәбәр итүенчә, артист соңгы вакытларда түләүле психиатрда дәваланган, әмма исәптә тормаган.

Ул Калининград музыкаль һәм "Новая опера"  театрларында  солист булып эшләгән. Евгений Кунгуров телевидениедә "Романтика романса" тапшыруы алып барган, "Голос", "Один в один" проектларында катнашкан.

Артистның 8 яшьлек улы һәм 2 яшьлек кызы ятим калган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем Евгений Кунгуров