Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Мастеровые» драма театрының төзелеш мәйданчыгында киңәшмә үткәрелде

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина инициативасы белән Яр Чаллы шәһәрендә «Мастеровые» рус драма театрын төзү мәйданчыгында эшлекле киңәшмә узды.

«Биредә без әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашучылар белән даими очрашабыз. Округта илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту, Дәүләт Думасы депутаты буларак, үз бурычларымның берсе дип саныйм. Проектны хуплауга һәм акча бүлеп бирүгә ирешү генә түгел, ә объектта проектлау һәм төзелеш эшләренең барлык этапларын да нәтиҗәле гамәлгә ашыру мөһим», – дип шәрехләде парламентарий.

Проектны тормышка ашыру өчен 1,8 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән: 1 млрд 80 млн сум – федераль бюджет акчалары, 750 млн сум – республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Төзелеш 2020 елның октябрендә башланган һәм ике елга планлаштырылган.

Киңәшмәдә шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафар Шакиров, проектлаучының, генподрядчының, шәһәр хакимиятенең җаваплы вәкилләре катнашты.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев