«Мастеровые» театры этләр арасында кастинг игълан итә
Эт бушка эшләми.
“Собачье сердце” спектаклендә уйнаган дүрт аяклы артист Шоколадка пенсиягә киткән. Хәзер бу рольне Алан үзе генә башкара, әмма дублер да кирәк. Шуңа күрә 8 февральдә 14:00 сәгатьтә театр бинасында этләр арасында «Собачье сердце» спектакленә кастинг узачак.
Дүрт аяклы артистка таләпләр дә бар. Эт дворяннар токымыннан, яки визуаль рәвештә «дворяннар»га якынлашкан булырга тиеш. Актерга кандидат күнекмәләрне белергә, тыңлаучан булырга тиеш.
«Собачье сердце» спектаклен күрсәткәндә һәм репетицияләрдә эт хуҗасы да булырга тиеш.
“Этнең эше – түләүле!” - диләр театр хезмәткәрләре.
Тулырак мәгълүматны 39-02-05 телефоны буенча белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев