Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Матбугат ветераннары: «Картаямыни соң йөрәк?»

Бүген өлкәннәр көне уңаеннан Чаллының милли матбугат үзәгендә җылы очрашу узды.

Анда "Шәһри Чаллы", "Көмеш кыңгырау" газеталарында, "Мәйдан" журналында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребез җыелды. Алар төзекләндерелгән редакция бүлмәләре белән танышты, күптән күрешмәгәннәре бер-берсенең хәлен белеште.  

Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Ветераннарыбызны ТАТМЕДИА АҖ филиалы җитәкчесе, “Шәһри Чаллы” газетасының баш редакторы Резидә Юсупова сәламләде.

“Сез - матбугатны оештыруда көчегезне керткән, башлап йөргән кешеләр. Сез матур традицияләр салгансыз – коллективта кеше бер-берсен хөрмәт итә, ярата, бер-берсенә ярдәм итә, берсенең уңай якларын күрсә, икенчесе шуңа омтыла. Ничектер рәхәт атмосфера. Сезнең эшне без дәвам итәбез. Өч басма - "Шәһри Чаллы", "Көмеш кыңгырау", "Мәйдан"ны бергә алып барабыз. Без моның яхшы якларын эзлибез. Сүзгә килешмичә эшлибез – иң мөһиме шул. Сездән өйрәнгән, каләмнәре оста яшьләр бар. Чаллыда безнең язмаларның киләчәге бар. Үзебезне республика басмаларыннан кайтыш дип санамыйбыз. Хәзер дә анда барып эшләрдәй кешеләребез бар, Аллага шөкер”, - диде ул. 

Кунакларыбыз оста баянчы Фәнилә Салиховага кушылып, "Картаямени соң йөрәк?" җырын башкардылар, эш дәверендә булган кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләрне искә алдылар. Ахырдан, әзерләнгән күчтәнәчләрдән күңелләре тулып, рәхмәт әйтеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев