Матурлык бәйгеләре җиңүчесен кыйнаганнар
Матурлык бәйгеләре җиңүчесе, косметолог-эстетист Надежда Киров шәһәреннән иптәш кызы белән Казанга концерт карарга килә.
Алар «Корстон»дагы кунакханәгә урнашалар. Шундагы клубта күңел ачканда бер хатын-кыз аның телефонын урламакчы була. Надежда аны туктатып сакчыларны чакырырга теләгәндә, битенә стакан белән сугалар. Ватылган пыяла савытның кыйпылчыклары бит тиресенең йомшак тукымаларын кисеп, сөягенә кадәр үтеп керә. Хатынны хастаханәгә озаталар, битен тегәләр. Табиблар йөзендә эзләр калырга мөмкин, ди. Республика кунагы полициягә гариза яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев