Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Махсус операциядә катнашучы Чаллы хәрбиенең өченче баласы туды

Аңа Раян дип исем куштылар.


Кама балалар медицина үзәгендә яңа туган сабыйны тантаналы төстә өйләренә озаттылар. Махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсендә өченче бала – уллары туды. 

Сабыйга Раян исеме кушканнар. Аның апасы Элина белән абыйсы Ранил бар. 

Гаиләне шатлыклы вакыйга белән котларга туганнары, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов килде. Ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән әти-әниләргә 100 мең сум акча бүләк итте. «Бу – рәхәт һәм күркәм күренеш. Мондый мизгелләрдә үзеңне ниндидер зур көчнең бер өлеше итеп хис итәсең. Нәкъ менә шул вакытта көчебезнең бердәмлектә һәм үзара ярдәм итүдә булуын тоясың. Зур, тату гаиләбезгә рәхим итегез», –  диде җитәкче. 
Моннан тыш, гаиләгә бүләкләр дә тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция