Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга нинди ташламалар бирелә?

Премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә Татарстанда актив ярдәм итәләр. Хәзер республиканың муниципаль берәмлекләрендә 2000нән артык ташлама һәм ярдәм чарасы эшли. Бу турыда Татарстан Юстиция министрлыгында хәбәр иттеләр. Бүгенге көндә иң популяр ярдәм чаралары:

-балалар бакчаларына балаларны беренче чиратта алу һәм карау, тәрбия өчен түләү алмау;

-мәктәпләрдә һәм бакчаларда балалар өчен бушлай кайнар туклану;

- муниципаль мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә бушлай яисә ташламалы йөрү;

- гражданнарны үзара салым түләүдән азат итү.

Муниципаль хокукый актларны күрсәтеп, ташламаларның һәм ярдәм чараларының тулы исемлеген Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында табарга мөмкин.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев