Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яны лагерьларында кемнәр бушлай ял итәчәк?

Быел 20 меңгә якын баланы ял иттерергә планлаштыралар.

Җәйге каникулларда мәктәп һәм шәһәр яны, шулай ук ял һәм хезмәт лагерында 20 меңгә якын бала ял итә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов әйтүенчә, махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең 500дән артык баласы өчен лагерьләрдә ял итү бушлай. 

Чаллыда барлыгы 51 мәктәп яны, 49 ял һәм хезмәт отряды эшли. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев:

«Лагерьләрдә күп бала ял итә. Безнең бурыч – аларның куркынычсызлыгын һәм иминлеген тәэмин итү. Балалар – иң кадерле кешеләр. Ял итү урыннарында катгый тикшерүләр даими үткәрелергә, куркынычсызлык тәэмин итү бүгенге көн таләпләренә җавап бирергә тиеш», – дип искәртте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы МАХСУС хәрби операция