Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Махсус хәрби операциядән кайткан егетләр техниканы сынадылар

Аны «КАМАЗ» ГАҖда җыйганнар.

Сәламәтлекләренә бәйле рәвештә махсус хәрби операциядән кайткан егетләр өчен автогигантта махсус техника җитештерелә башлады.  КАМАЗ-54901 автомобилен «КАМАЗ» ГАҖ фәнни-техник үзәге белән «Эйдос-Инновации» җаваплылыгы чикләнгән оешма хезмәткәрләре бергә ясаган. 

Яңа транспорт автомат рәвештә ишекләрне дистанцион ачу-ябу системасы белән җиһазланган. Шулай ук анда пассажир урындыгын кабинага күтәреп кую җайланмасы да бар. Ул пульт белән эшли. Моннан тыш, физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен кул белән идарә итү системасы да бар. Ул газ-тормоз педален алмаштыра. 

«КАМАЗ-54901 автомобиленең яңа версиясе махсус хәрби операция ветераннарына гадәти тормышка җайлашуны җиңеләйтү өчен эшләнде. Алар бу машина белән йөк тапшып, акча эшли алалар», – ди автогигантның конструктор-технологик  департамент директоры Марат Садыйков.

Сүз уңаеннан, физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен автомобильне беренче тапкыр 30 майда РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуровның «КАМАЗ»га визиты вакытында күрсәткән иделәр. 

Фото автогигантның матбугат хезмәтеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СВО ПАО КАМАЗ Техника