Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Майның биш көнендә балалар катнашында ике һәлакәт теркәлде

2022 елның дүрт аенда Чаллы юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 28 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 1 баланың гомере өзелгән, 27се төрле дәрәҗә имгәнүләр алган.

24 очракта балалар җәяүлеләр булган, 4есендә пассажирлар. 6 һәлакәт җәяүле балаларның үз гаепләре аркасында чыккан. 
Статистикадан күренгәнчә, язгы-җәйге чорда велосипедта, самокаттта һәм башка шундый мобиль хәрәкәт итү чараларында йөрүче балалар катнашында күңелсезлек очраклары күбәя. Узган елның маенда, мәсәлән, Чаллыда шундый 19 һәлакәт булган, аларда 19 бала тән җәрәхәтләре алган. Инде быел да майның беренче көннәрендә 2 күңелсезлек очрагы теркәлде, 3 бала зыян күрде, дип хәбәр итә ЮХИДИнең пропаганда бүлеге. 2 майда Мәскәү проспектының 89нчы йорт ишегалдында «Лада» машинасы 6 яшьлек малайны бәрдерә. Нәтиҗәдә бала җитди имгәнүләр ала һәм БСМПга җибәрелә.  

ЮХИДИ инспекторлары беренче чиратта әти-әниләрне балаларының куркынычсызлыгына бик игътибарлы булырга чакыралар. Автомобиль йөртүчеләрнең дә бу чорда аерата сак булулары сорала. 

Самокатта йөрүчеләр җәяүлеләр белән тиңләшә. Шуңа күрә алар җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне үтәргә тиеш, дип искәртәләр пропаганда бүлегеннән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев