Бүгенге көндә "Туфан" мәчетендә 80 яшьне узган 5 аксакал бар. Алар өлкән яшьтә булсалар да мәчет эшләрендә актив катнашалар.
Мәчет картының 80 яшьлеге билгеләнде
Чаллының "Туфан" мәчетендә төрле истәлекле вакыйгалар уңаеннан мәчет картларын хөрмәтләү традициясе яши. 6 апрельдә өйлә намазыннан соң шундый чараларның берсе үтте - мәчет әһелләре мәчет аксакалларының берсе булган Фәнүс Миннеәхмәт улы Хафизовны 80 яшьлеге белән котладылар. Юбиляр адресына мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин күп җылы сүзләр әйтте һәм аңа истәлекле...
Чаллының "Туфан" мәчетендә төрле истәлекле вакыйгалар уңаеннан мәчет картларын хөрмәтләү традициясе яши. 6 апрельдә өйлә намазыннан соң шундый чараларның берсе үтте - мәчет әһелләре мәчет аксакалларының берсе булган Фәнүс Миннеәхмәт улы Хафизовны 80 яшьлеге белән котладылар. Юбиляр адресына мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин күп җылы сүзләр әйтте һәм аңа истәлекле бүләк - Йәсин сүрәсе язылган шәмаил бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев