Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мэр Наил Мәһдиев: «Безгә беркем дә бер тиен дә акча бирми»

Чаллыда бюджет үтәлеше турында сөйләштеләр.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова 9 айда бюджет үтәлешен бәян итте.  Бюджетның кереме 12 млрд 902 млн сум, шул исәптән 5 млрд 494 млн сумы үз кереме. Салым керемнәре 4 млрд 804 млн сум. 
Физик затларның кеременнән шәһәр казнасына 3 млрд 618 млн сум акча кергән. Еллык план 87 процентка үтәлгән. 

Алгарышлы үсеш территориясе (ТОСЭР) резидетларыннан казнага 210 млн сум акча кергән. Бу 2022 елга караганда 93 млн сумга артык. ТОСЭР резидентлары Татарстанның коносолидацияләнгән бюджетына 707 млн сум акча керткән. 

Бюджетка өстәмә керемнән 1 млрд 495 сум акча игелекле эшләргә, шул исәптән хәрби операциядәге ир-егетләрнең балаларын бушлай ашату, түгәрәкләргә йөртү өчен тотылган. 300 млн сумга яңа автобуслар алынган.

«Бюджетта өстәмә акча булмаса без хәрбиләребезгә, аларның гаиләләренә ярдәм итә алмас, шәһәргә 24 яңа автобус ала алмаган булыр идек. Безгә беркем дә бер тиен дә акча бирми. Язмышыбыз үзебезнең кулларда», – дип шәһәр мэры Наил Мәһдиев тотрыклы эшләүче предприятие һәм оешма җитәкчеләренә рәхмәт әйтте.  

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев