Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Мэрыбыздан уңдык!»

12 октябрьдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең юбилеен билгеләп үтә. Газета укучыларыбыз да Наил Мәһдиев турында фикерләрен әйтте.

12 октябрьдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аның Чаллы белән җитәкчелек итүенә дә быел 10 ел тулды. Һәр өлкәдә эш тәҗрибәсе бай булган мэрыбыз шушы гомер эчендә безнең шәһәрне үстерүгә саллы өлеш кертте. Тиздән автошәһәребез аның җитәкчелегендә 400 еллыгын да билгеләп үтәчәк. Хөрмәтле мэрыбызны безнең редакция коллективы да бәйрәме белән ихластан котлый. Газета укучыларыбыз да Наил Мәһдиев турында фикерләрен әйтте. 

Светлана Захарова, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе:
– Мэр итеп куйгач, Наил Мәһдиев өчен Чаллы тиз арада яраткан һәм туган шәһәренә әйләнде. Ун ел эчендә шәһәрдә һәр тармакта уңай үзгәрешләр булды. Социаль өлкәдәге кайбер зур эшләргә генә тукталып үтәм. Наил Гамбәрович тырышлыгы белән йогышлы авырулар больницасы һәм икенче хастаханә капиталь ремонтланды, барлык поликлиникалар яңартылды. Алар барысы да заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителде. Яңа онкология үзәге Россиядә иң яхшылардан санала. Читтән килгән табибларга фатир алу өчен республика биргән 800 мең сумга өстәп шәһәр казнасыннан 200 мең сум акча бирелә. 

Хәзер мэрыбыз 5нче шәһәр хастаханәсенә яңа бина төзү буенча тырышып йөри. Ул Чаллы халкына кирәкле объектлар төзергә кирәклеген курыкмыйча ТР Рәисенә, федераль җитәкчеләргә дәлилли. Аңа халык кына түгел, илебез, республика җитәкчеләре дә ышана. Бу аның эшен яратып башкаруын һәм изге йөрәкле җитәкче икәнлеген күрсәтә. 

Ул махсус хәрби операциясе зонасына барып хәрбиләрнең кулларына гуманитар йөкне тапшыра. Аларның яңа туган балаларын бала тудыру йортыннан бүләкләр белән үзе каршы ала. Гаиләләренә даими ярдәм итә. Болар барысы да аның кешелекле җитәкче булуын күрсәтә. 

Алда Чаллының 400 еллык юбилее. Наил Гамбәрович әлеге вакыйга уңаеннан да Чаллының үсеше өчен федераль һәм республика бюджетларыннан мөмкин кадәр күбрәк финанслар җәлеп итәргә тырыша. Наил Гамбәровичны күркәм юбилее белән котлыйм. Сәламәтлек һәм бәхет телим. Без чаллылылар аның хезмәтен бәялибез, үзен хөрмәт итәбез.

Раил Миңнегәрәев, 49нчы кадет мәктәбе директоры:
– Наил Гамбәрович шәһәр белән җитәкчелек иткән чорда без укытучылар, мәктәпләр һәрвакыт аның игътибарын, кайгыртуын тоябыз. Сүз глобаль үзгәрешләр турында бара. Бу чорда 10 мәктәп, 24 балалар бакчасы төзелде. Дистә еллардан соң капиталь төзекләндерелгән парклар, шифаханәләр, спорт үзәкләре арасында безнең 49нчы кадет мәктәбе дә бар. Бина 1988 елда куллануга тапшырылганнан соң бер тапкыр да ремонтланмаган иде. Ә хәзер 700дән артык укучыбыз чиста, җылы, заманча җиһазландырылган сыйныфларда белем ала, спорт белән шөгыльләнә. 
Мондый уңай шартлар тудырганы өчен без Наил Гамбәровичка бик рәхмәтлебез. Аңа туган көне уңаеннан ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, җаваплы эшендә уңышлар телибез.

Ландыш Солтанова, тәрбияче:
– Мин шәһәрнең 36нчы бистәсендә яшим. Еш кына без гаиләбез белән Чулман буена ял итәргә йөрибез. Соңгы елда биредә яр буе танымаслык булып үзгәрде. Ташландык урыннар заманча ял итү мәйданчыкларына әверелде. Анда балалар өчен нинди генә атынгычлар, уен зоналары юк. Өлкәннәргә дә елгага карап хозурланып утыру һәм күңел ачу өчен махсус урыннар бар. Теләге булганнар Чулман буйлап сәяхәт итеп тә кайта ала хәтта. Боларның барысы да бит гади шәһәрдәшләрне кайгыртып булдырылган. Моның өчен без мэрыбызга чиксез рәхмәтле. Чын җитәкче әнә шулай халыкка якын булырга, кешеләрне кайгыртып яшәргә тиеш. Алга таба да ул чаллылыларның мәнфәгатьләрен үзенекедәй якын итеп, сау-сәламәт булып эшләсен иде. Безгә аның белән чын мәгънәсендә «повезло»!

Рафис Әхмәтҗанов, дәвалау-физкультура диспансерының баш табибы:
– Наил Гамбәровичны тәҗрибәле җитәкче һәм талантлы оештыручы буларак беләбез. Шулай ук ул креатив, гадел, төгәл, таләпчән дә. Үз идеяләре белән яндыра һәм коллективны туплый белә. Һәм, әлбәттә, халык өчен эшләве сизелә.
Мин инде спортчылар белән эшләгәч, узем дә спортчы булгач, спорт мәктәпләренең ремонтлануына бик шат. Бу бит республикабыз данын яклаучы яңа чемпионнар тәрбияләү, баларның сәламәт яшәү рәвешен яклау дигән сүз.
Мэрыбызның медицина хезмәткәрләренә аерым игътибар бирүен билгеләп үтәсем килә. Яхшы белгечләрне җәлеп итәр өчен махсус программа да булдырылды. 
Аннары бер хыялым бар: Баулы шәhәрендәге кебек бездә дә волейбол үзәге булса иде. 
Бәйрәм көнендә Наил Гамбәровичка ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, проектлары һәм ниятләре тормышка ашуын телим. Бу искиткеч көн иң зур казанышларга ирешү юлында яңа баскыч булсын!
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Чаллы мэры