Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Мин сиңа күрсәтермен, мужик! Нәрсәгә туганыңа үкенерсең!»

Автобуска кереп утырдым. Яңа ел бәйрәмнәре дигәндәй, кемдер ял итәргә кайдадыр бара, кемдер эштән кайта булса кирәк. Кеше алай ук күп түгел иде.

Кергәндә үк алдагы рәтләрдә өч егет утырганын чамалап алдым. Икесендә сыра шешәсе, берсе чөмерә-чөмерә эчеп тә барганын күрдем. Ә бер егет йокымсырап, тәрәзәгә башын терәп бара иде. 

Мәскәү проспекты буйлап барганда «Базар» тукталышында урта яшьләрдәге бер ир-ат керде. Карап торышка 55-58 яшьләр булгандыр. Кергәндә тәрәзә буенда утырган егеткә ялгыш кына кулы белән тиеп китте, «Парень...» дип сүзен башлаган иде, тегесе сикереп торды да: «Мужик, син нишләгәнеңне беләсеңме? Нигә кагыласың миңа?» дип, ярсып китте. Теге ир-ат ялгыш кына ул дип әйтмәкче була, тегесе бер сүз әйттерми! Җитмәсә авызыннан дөньядагы нинди начар сүз бар, шул атыла гына башлады! Нинди сүзләр генә әйтеп бетермәде, хәтта: «Мин сиңа күрсәтермен, мужик! Нәрсәгә туганыңа үкенерсең!» дип әйтеп куйды. Теге ир-ат: «Яшь шул әле син, ярар, өеңә кайт, йокла, исерек бит син!» диде. Теге егеткә җитә калды! 

– Син кайсы тукталышта төшәсең? Хәзер сөйләшәбез синең белән, – дип торып басты да, теге баштарак утырган дусларына чыгабыз дип ишарәләп алды. Тегеләре нәрсәдер аңлау дәрәҗәсендә түгел иде, торып басулары булды, егыла башладылар, бер егет косасы килгәнлеген әйтте. 

– О, иптәшләреңне чакырасың мени? Үзең генә чык! – диде ир-ат. Шунда бу егет шаркылдап, ямьсез итеп көлә башлады. Бу ир-атка «куркак» ише әллә нинди начар сүзләр яудырды. 

Хәсән Туфан проспекты тукталышында төшеп калды ул. Без бу айнык булмаган яшьләр белән юлыбызны дәвам иттек. Ий, кызды теге егет, ий кызды! «Менә чыккан булсам, күрсәтә идем мин аңа» дип кабатлады. Шунда автобус йөртүчесе кушылды: «Ярар, булды инде! Мин сиңа барыбер чыгарга ирек бирмәс идем! Әллә нәрсә кыланып, сугышып йөрмә инде! Килешле әйбер түгел! Теге ир-ат автобуста юк! Булды, тынычлан! Синең «матур сүзләреңне» бөтен автобус тыңлап барырга тиеш түгел» диде. Һәм, беләсезме, бу сүзләр бик тәэсир итте аңа. Шул мәлне үзгәрде дә, халык алдында гафу сорый башлады. Кешеләр бер-берсенә генә караштылар да, алай кабаттан сүз әйтүче булмады!      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев