«Минем яраткан Чаллым» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына Әлфия Когогина килде
Бәйге беренче тапкыр үткәрелде.
Чаллыда матбугат тарихында беренче тапкыр татар журналистлары арасында "Минем яраткан шәһәрем" бәйгесе узды. Аны "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясе, шәһәр хакимияте, "ТАТМЕДИА" АҖ, "Чаллы икмәге" АҖ, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырды.
18 майда Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, "Чаллы икмәге" АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов, "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, республиканың Г.Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин кебек дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Әлфия Когогина үзенең чыгышында "Минем яраткан Чаллым" бәйгесен әһәмиятле чара дип бәяләде. Чараны югары дәрәҗәдә оештыручыларга: "Шәһри Чаллы" редакциясе коллективына, башкарма комитетка, "Чаллы икмәге" АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысовка
рәхмәт әйтте. "Татар теленең әһәмияте зур, ә халыклар дуслыгы Россиядә зур байлык", - диде.
Аннары дәрәҗәле кунаклар номинациядә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Бу хакта монда язылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев