Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Минем яраткан сәхнә йолдызым» конкурсының 9нчы катнашучысы

Газета укучыбыз Эльза Ибаева «Шәһри Чаллы» газетасы оештырган бәйгедә катнашырга теләк белдерде.

– Фотода без тормыш иптәшем Руслан белән яраткан җырчыбыз Илмира Нәгыймова янәшәсендә. Кечкенә кызыбыз тугач, без аңа төрле музыка кушып, төрле хәрәкәтләр ясата торган идек. Шунда аның Илмира Нәгыймова җырларына аеруча да шатланып, дәртләнеп биюләрен күзәттек. Әлеге вакыттан бирле Илмира иҗаты белән үзебез дә кызыксына башладык. Кызыбызның исә иң яраткан җыры – «Кара әле күземә». Шуннан бирле Нәгыймова концертына барырга теләк артты гына. Быел җәй исә туй вакытында Илмира Нәгыймова белән танышып, фотога төшәргә насыйп булды,  – дип язган укучыбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев