Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минзәлә районында ике балыкчыны эзлиләр

Алар балык тотарга Башкортстаннан ук килгән булган.

Минзәлә районында 45 һәм 46 яшьлек балыкчыларны эзлиләр. Алар 4 ноябрьдә моторлы көймәгә утырып, Яңа Мәлкән авылыннан Ык елгасына чыккан була. Яр буенда ир-атларның өченчесе кала. Балыкчылар озак элемтәгә чыкмагач, ул коткаручыларга шалтырата. 

"5нче ноябрьдә иртәнге 6 сәгать 52 минутта шалтырату кабул иттек. Балыкчылар Башкортстаннан ук килгән булганнар. Икесе суга ПВХ-көймә белән чыгып киткән, берсе яр буенда калган. Шул ук көнне югалган балыкчыларны эзләүгә керештек. Суда көймәләрен таптык. Үзләре юк", - ди ГИМС инспекторы Зиннур Мостафин.  

Икенче көнне суда балыкчының аяк киеме дә табыла. Бүгенге көндә эзләүләр дәвам итә. Чаллы һәм Минзәлә коткаручылары, водолазлар, волонтёрлар - һәммәсе дә югалган балыкчыларны эзләү белән мәшгуль. 

"Татарстан сулыкларында балык тотарга Удмуртиядән һәм башка төбәкләрдән дә килүчеләр бар. Гадәттә алар бәла-казага юлыга да. Чөнки сулыкларны белеп бетермиләр. Аннан соң, балыкчылар суга чыкканда куркынычсызлык чараларын да күрми. Спиртлы эчемлекләр кулланып чыгалар", - ди дәүләт инспекторы Зиннур Мостафин. 

Фотолар РФ Гадәттән тыш хәлләр министрылыгыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев