Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Минзәләдә 11 яшьлек кыз абыйсын үтергән

2 яшькә олырак абыйсы телефонда күп утырмаска кушкан

2 август, шимбә көнне, кыз төнге 3 тирәсендә телефонда уйнап утырган. 13 яшьлек абыйсы йокларга вакыт дип, кисәтү ясаган. Фаразлар буенча, кыз аш бүлмәсеннән пычак алып абыйсына кадаган, малай урында ук вафат булган. бу хакта “Челнинские известия” газетасы хәбәр итә.

Оныгы тарафыннан әбисе дә зыян күргән, аның күкрәк турысы яраланган. Үсмер 19 яшьлек апасын да буып үтермәкче булган, әмма шул апасы ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырып өлгергән.

Әлеге гаилә мигранталар дип исәптә тора, алар Минзәләгә бер ел элек Үзбәкстаннан кайткан. Бу төнне әниләре эштә, ә әтиләре башка төбәктә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев