Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

6000нче баланың әтисе -мобилизацияләнгән шәһәрдәшебез

Ул - Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе токаре, мобилизацияләнгән Айдарның кызы Самира.

Чаллыда быел 6000нче сабый туды. Ул - Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе токаре, мобилизацияләнгән Айдарның кызы Самира.  Шәһәрдәшебез 30 сентябрьдә мобилизацияләнде. Бүгенге көндә Казанда өйрәнүләрдә. Нәни кызы белән хатынын бала тудыру йортынннан алып чыгарга ул үзе кайтты. 

Айдар белән Эльмира гаиләсендә 5 яшьлек уллары үсә. Матур гаиләнең шатлыгын уртаклашырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә килде. «Бүген Чаллының зур гаиләсендә 6000нче бала булып, сезнең кызыгыз туды. Бу – безнең өчен шатлыклы вакыйга. Айдар – йөрәге кушуы буенча Ватанны сакларга киткән чын ир», – дип гаиләгә 100 мең сум акча һәм яңа туган сабыйга кирәк-яраклар җыелмасы бүләк итте.

КБКның генераль директоры Андрей Фомичев гаиләгә мәхәббәт теләде һәм Айдарны предприятиедә көтүләрен әйтте.  «Без кызыбызны бик көттек. Бүген безнең барыбызның да бергә булуы – зур бәхет. Кызыбызга әтисе исем кушты. Аның исән-сау әйләнеп кайтуын өчәү көтәбез», – диде Эльмира.

Евгения Катушенок фотосы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция