Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобилизациянең икенче дулкыны булырмы?

Россия Президенты бүген зур матбугат конференциясе барышында елга нәтиҗә ясый, халык сорауларына җавап бирә.

Бу минутларда Россия Президенты белән туры элемтә һәм зур йомгаклау конференциясе бара. Аның кысаларында Владимир Путин журналистларның һәм ил халкының сорауларын җавап бирә. Шуларның берсе мобилизациянең икенче дулкынына кагылышлы иде. 

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, моңа ихтыяҗ юк. Өлешчә мобилизация вакытында 300 мең кеше тупланган. Шуннан соң Хакимият контракт нигезендә хәрбиләрне җыюга күчкән. Кичәге көнгә армиягә 486 мең кеше кергән. Һәм Ватанны сакларга әзер ир-атлар агымы кимеми, дип ассызыклады президент. Көн саен бөтен ил буенча хәрби комиссариатларга 1,5 мең волонтер килә.

Путин шулай ук билгеләп үткәнчә, беренче дулкыннан мобилизацияләнгәннәр үз эшен бик яхшы башкара. Аларның 14е Россия Герое булды.

Владимир Путин бүген зур матбугат конференциясе барышында елга нәтиҗә дә ясый. Мәскәүдә Гостиный двордагы студиягә Россия һәм чит ил журналистлары чакырылган.

Трансляцияне «Беренче канал», «Россия-1», «Россия-24», «НТВ», «ОТР», «Мир», шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио Россия» радиостанцияләре алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туры эфир