Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар яңа төр алдау ысулы уйлап тапкан

Россия Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны мошенниклар куллана башлаган яңа алдау ысулы турында кисәтте.

Аферистлар банкоматта махсус рәвештә банк картасын калдырып китә, ә аны тапкан кешене финансларын урлауда гаепләп, акча таләп итә.
Ведомствода мондый хәлдә бәхәскә кермәскә, бернинди акча да бирмәскә һәм шунда ук полиция чакырырга киңәш итәләр.
Моннан тыш, министрлык банк хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, карта реквизитларын, SMS-кодларны яки парольләрне сораучы мошенниклар турында да искәртте. Белгечләр ассызыклаганча, чын банк хезмәткәрләре мондый мәгълүматны телефон аша сорамый.
Фото: банкомат / фото ясалма интеллект иҗаты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сак булыгыз мошенниклар