Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөслим, Тукай һәм Алабуга районнарында яман шеш белән күбрәк авырыйлар

Бүген Республика онкология диспансеры Чаллы филиалының узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча медицина советы булды.

Чаллы онкодиспансеры 9 муниципаль районга хезмәт күрсәтә. Белгечләр билгеләп үткәнчә, яман шеш авырулары элекке кебек йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кала икенче урында. Көньяк-көнчыгыш районнар арасында Мөслим, Тукай, Алабугада яшәүчеләрнең сәламәтлеге зур борчу тудыра. Бу районнарда профилактика һәм диспансерлаштыру эшләренә аерым игътибар итәсе бар. 

Узган ел Чаллыда республика һәм федераль бюджетлар хисабына яңа онкология диспансеры төзелде. Анда заманча җиһазлар куелган. Тик шуңа да карамастан химиятерапия сеансларын башкару өчен урын җитәрлек түгел. Биредә елга 2000гә кадәр химиятерапия үткәрелә. Боларны исәпкә алып, иске бинаны да куллануга ихтыяҗ бар. Медицина советында катнашкан Республика онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов РФ Дәүләт Советы депутаты Әлфия Когогинага бу бинага капиталь ремонт үткәрүдә булышуын сорап, мөрәҗәгать итте. Урын булса, җиһазланышны үз өстебезгә алабыз, диде ул. Әлфия Когогина үз чиратында, бүгенге кризис шартларында халыкның сәламәтлеген саклау өстенлекле юнәлеш һәм федераль бюджетта медицина хезмәте күрсәтүгә 8 млрд акча тотылачак, дип белдерде.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев